12 нче ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы ундүртенче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары: Кәлимуллин Рөстәм Галиуллович, Нуриев Марат Габделхәевич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Садриев Камил Гайнетдинович, Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды.
1. “Теләче муниципаль районының 2022 нче елга һәм 2023-2024 нче еллар план чорына социаль –икътисади үсеш фаразы турында”;
2. “Теләче муниципаль районының “2022 нче елга һәм 2023 - 2024 нче еллар план чорына Теләче муниципаль районы бюджет проекты турында”;
3. “Теләче муниципаль районында 2015-2024 нче елларга коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру” программасы үтәлеше турында” һәм башка мәсьәләләр.
Утырышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәчесенең урынбасары-территориаль үсеш буенча бүлек җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы, инвестицияләр белән эшләү секторы җитәкчесе Гайнетдинов Б.Г., Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., районның Контроль-хисаб палатасы рәисе Фәрхетдинов С.И., Теләче муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Зиннәтуллин Ф.Ф., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Р.Ю. Трофимовлар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.
Утырыштан соң Россия Федерациясе Дәүләт Думасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Теләче муниципаль район Советы “БЕРДӘМ РОССИЯ” фракциясе депутатларының социаль-экономик һәм мәдәни үсеш мәсьәләләре буенча үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куелды.