Теләче районы өлкәннәре өчен "Библиотерапия" дәресләре

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Теләче районының «Родник» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның ялын оештыру, мәгълүмати ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан «Библиотерапия» технологиясе буенча эш алып барыла. Әлеге технология өлкән яшьтәге кешеләргә ялгызлыкны җиңәргә, психологик халәтне сакларга, уңай эмоциональ атмосфера булдырырга ярдәм итә. Уку вакытында баш мие эшчәнлеге, хәтер һәм игътибарлылык яхшыра. Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагылар белән бергәләп укылган әдәбиятны, андагы сюжетлар, темалар буенча фикер алышалар, хис-кичерешләре белән уртаклашалар һәм шуның аша социаль хезмәтләрдән файдаланучыларның шәхси проблемаларын аңларга, аларны кызыксындырган сорауларга җавап табарга тырышалар. «Библиотерапия» белән мондый даими шөгыльләнүләр нәтиҗәсендә өлкән яшьтәге кешеләрнең интеллектуаль һәм эмоциональ хәле уңай якка үзгәрә, фикерләү сәләте киңәя, алар үзләрен социаль тормышта җайлашканрак итеп хис итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International