Теләче урта мәктәбе һәм Тиләҗе төп мәктәбе базасында 2021-2022 нче уку елы сезонында Теләче муниципаль районы гомумбелем бирү мәктәпләренең егетләр һәм кызлар командалары арасында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда 7команда егетләр һәм 3 команда кызлар катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча егетләр арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәдке урта мәктәбе, 3 урынны Үзәк урта мәктәбе яулады. Кызлар арасында 1 урынны Теләче урта мәктәбе, 2 урынны Шәтке урта мәктәбе, 3 урынны Олы Нырсы урта мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләр һәм призерлар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.