Тыл хезмәтчәнен юбилее белән котлау

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

         Теләче районың "Родник" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль хезмәттән файдаланучыларны туган көннәре белән котлау матур традициягә әверелеп бара. Шушы көннәрдә Максабаш авылында яшәүче тыл хезмәтчәне Бариева Рузилә Бари кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Традиция буенча, бүлек хезмәткәрләре юбилярны истәлекле көне белән котларга өйләренә бардылар. Өлкән яшьтә булуына һәм күргән тормыш авырлыкларына карамастан, Рузилә Бари кызы тормышка булган мәхәббәтен, күтәренке рухын һәм күңелендәге өметен саклап кала алган. Ул шатлык катыш сагыш хисләре белән балачак, яшьлек турындагы хатирәләре белән  уртаклашты; хезмәт эшчәнлеге, казанышлары һәм уңышлары турында горурланып сөйләде. Күрсәтелгән игътибардан, җылы котлау сүзләреннән, җәмгыятьтә үзен кирәкле икәнен тоюдан туган көн иясе канәгатьләнү хисләре кичерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International