27 гыйнварда Россия Федерациясендә Россиянең Хәрби дан көне - Ленинград блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Ленинград блокадасы 1941 елның 8 сентябрендә башлана һәм 1944 елның 27 гыйнварына кадәр дәвам итә. Шушы истәлекле көндә, Ленинград блокадасында катнашкан Ленинградлыларның батырлыгын хәтердә саклап калу максатыннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре Гайнетдинова Ф.Т., Хөсәенова Л. З. «Блокада икмәге» дип исемләнгән хәтер дәресе үткәрделәр. Дәресләр 2 төркемдә үткәрелде: беренче төркемдә 10 яшькә кадәрге балигъ булмаган балалар, ә икенче төркемдә 11-18 яшьлек балалар катнашты. Күпме еллар узса да, балалар үз шәһәре, үз иле өчен батырларча көрәшкән сугышчыларны хөрмәт һәм соклану белән искә алсыннар иде.