2022 елның 2 февраль көнендә Җәнәй авылында яшәүче тыл ветераны Бәширова Әлфинур Нәҗип кызына 95 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргәть Җамалетдинов Әлфинур апага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.