3 февральдә Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә ZOOM аша яшүсмерләр вакцинациясе хакында ата-аналар җыелышы уздырылды. Баландыш ФАПы фельдшеры Хайрутдинова А.И. ата-аналарга балаларны инфекциядән саклап калу өчен вакцина ясату кирәклеге хакында аңлатты, 12-15 яшьлек яшүсмерләр вакцина ясаткан очракта әти-әниләрдән ризалык кирәк булачагын искәртте.