2022 елның 2 февраль көнендә Әбде авылында яшәүче тыл ветераны Иглепова Ольга Николаевнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Әбде авыл җирлеге башлыгы Нияз Рахматуллин Ольга Николаевнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.