Алан авылы китапханәсендә якташ язучыбыз Дания Гайнетдиновага 70 яшь тулу уңаеннан “Туган якның мин бер баласы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Чарада 6 нчы сыйныф укучылары һәм татар теле, әдәбияты укытучысы Гөлсинә Кыямова катнашты. Катнашучылар юбилярның биографиясе, аның китаплары белән таныштылар, әсәрләрен кычкырып укыдылар һәм фикер алыштылар.