Халык авыз иҗаты - халыкның күңел көзгесе. Ул көзгедә тарих чагылышы. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнү бик әһәмиятле. Ул яшь буынның зиһенен баета, дөньяга карашын киңәйтә, тел байлыгын һәм белемен үстерә. Шуны истә тотып 16 гыйнвар көнне Олы Мәтәскә авылы хезмәткәрләре “ Табышмак әйтәм, җавап тап” дигән исем белән табышмаклар кичәсе үткәрделәр. Бу чарада башлангыч сыйныф укучылары катнаштылар. Алар ярыша-ярыша табышмакларга җаваплар эзләделәр.