Хәзерге балалар туу белән цифрлы киңлеккә чумалар, заманча уңайлаштырылган технологияләр арасында яшиләр, укыйлар, үзгә тормышны алар күз алдына да китерә алмый, чөнки өлкән буыннан аермалы буларак, аннан башка беркайчан да яшәмәгәннәр. Ел буе Әбде авыл китапханәсендә бу темага әңгәмәләр, чаралар үткәреләчәк. Мәктәп белән берлектә «Исследование кибератак» дигән исем астында узган бүгенге чара да “Нәрсә ул заманча цифрлы технологияләр?; “Алар ни өчен кирәк?” дигән сорауларга җаваплар эзләнде. Укучылар Цифровизация елы һәм аның логотибы белән таныштылар.