Әлеге көннең газапларын бөтендөнья искә ала: исән калганнарны хөрмәтли һәм һәлак булучыларны искә ала. Шул уңайдан 18 гыйнвар көнне Олы Нырсы авылы китапханәчесе 9 сыйныф укучылары белән әңгәмә үткәрде. Сыйныф сәгате башында алар: И.Бауэрның ""Память о Холокосте необходима, чтобы наши дети никогда не были жертвами, палачами или равнодушными наблюдателями" дигән сүзләрне слайд буенча укып фикер алыштылар. Әңгәмә азагында Аннаның көндәлегендә сугыш елларында яһүдләрнең тормышы турында язылган 2 язмасын укыдылар.