Кычкырып китап уку сәгате үткәрелде.

2022 елның 14 феврале, дүшәмбе

   10 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә уртанчы сыйныф укучылары өчен «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында «Алар онытылырга тиеш түгел» дип исемләнгән кычкырып китап уку сәгате үткәрелде.

Акция Бөек Ватан сугышы елларында совет разведчикларының, партизаннарның һәм яшерен эш алып баручыларның батырлыгына багышланды. Күргәзмәгә куелган китаплар ярдәмендә без балаларны илебезнең героик үткәне мисалында тарихи - патриотик рухта тәрбияләргә тырышабыз, күренекле разведчиклар һәм партизаннарның тормыш юлы белән таныштырып, төрле яшьтәге китап укучылар арасында Бөек Ватан сугышы турындагы әсәрләрне популярлаштырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International