Кышкы табигатьне күзәтү һәм сәламәтлекне ныгыту максатыннан, бүген Баландыш төп мәктәбе укучылары сыйныф җитәкчеләре белән берлектә саф һавада булдылар. Укучылар чана шудылар, чаңгыда йөрделәр. Саф һавада төрле уеннар уйнап, сәламәтлекләрен ныгыттылар.
Бер төркем укучылар район күләмендә үткәрелгән чаңгы ярышында катнашып, үзләренең көчләрен сынадылар. 6 сыйныф укучысы Хәйретдинов Ибрахим 1 урынны яулады. Аны котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез !