Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Трагедия века - ХОЛОКОСТ» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Чара барышында балаларга әлеге фаҗига турында слайд-презентация күрсәтелде, “Памяти жертв холокоста” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чара ахырында балалар белән викторина үткәрелде.
Хәтер сәгате бер минут тынлык белән тәмамланды. Мондый кайгылы вакыйгалар турында онытмасак иде!