15 февраль Россиядә сугышчы-интернационалистларны искә алу көне буларак билгеләп үтелә

2022 елның 17 феврале, пәнҗешәмбе
Быел Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 33 ел. Әлеге  уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре  “Әфганстан- тере хәтер.  " дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрделәр. Укучылар Әфганстан сугышының тарихы һәм Максабаш авылыннан сугышта катнашкан авылдашлар турында белделәр.Аларның сугыш хәтирәләре чагылган язмалары белән таныштылар. Соңыннан яу кырында  ятып калган Әфганчылар истәлегенә һәйкәл янына чәчәкләр салынды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International