«Ленинград батырлыгы»

2022 елның 18 феврале, җомга

Быел Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган дата – 900 көн буе камалышта торган Ленинград шәһәренең фашистлардан тулысынча азат ителүенә 78 ел тулды.  27 гыйнвар Россиядә хәрби дан көне – Ленинград блокадасын тулысынча өзү көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Максабаш авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Ленинград батырлыгы» дип исемләнгән хәтер сәгате үткәрелде. Элеге тарихи чаралар  Бөек Ватан сугышы елларында чолганышта калган Ленинград кешеләренең батырлыгы һәм фаҗигасе турындагы  хәтерне балалар күңелендә  саклау максатыннан үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International