Китап күргәзмәсе оештырылды.

2022 елның 18 феврале, җомга

Ел саен 27 гыйнварда Россиядә Ленинград шәһәренең блокадасын өзү көне билгеләп үтелә. Бу истәлекле дата уңаеннан,  28 гыйнвар көнне Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә «Ленинград блокадасы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. "Блокадалы икмәк» исемле  презентация ярдәмендә укучылар Ленинград гаиләсенең катлаулы язмышы,  Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар,  ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар язмышы турында белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International