2022 ел - Россия Федерациясе халыкларының сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде.

2022 елның 18 феврале, җомга

Шул уңайдан Айдар авыл китапханәсендә  илебез халыклары, аларның мәдәнияте, гореф-гадәте, йолалары, халык авыз иҗаты турындагы әдәбият, декоратив-гамәли сәнгать китапларыннан торган "Һәр җәүһәрдә халкым мирасы" дип исемләнгән тематик китап күргәзмәсе эшли башлады.  

Шулай ук, төрле елларда эшләнелгән самавырлардан  “Самавырлар җырласын, халкым моңы тынмасын!” дип исемләнгән күргәзмә дә оештырылды. Халкыбыз самавырны рухи кыйммәтләргә тиңли. Чөнки тарихтагы иң катлаулы чорларда, туган нигезен ташлап китәргә мәҗбүр булганда да, кешеләр үзләре белән иң беренче чиратта самавырны алган.  Күргәзмәгә тәкъдим ителгән экспонатлар формалары, бизәлеш үзенчәлекләре белән аерылып тора, шуларның иң борынгысы 1912 елда, ә иң яңасы - 2019 елда эшләнелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International