25 нче февраль көнне 8.30 сәгатьтә хакимиятнең утырышлар залында дүртенче чакырылыш Теләче муниципаль район Советының чираттагы унҗиденче утырышы узды. Утырышны муниципаль район башлыгы Н.Н. Хаҗипов алып барды. Утырыш эшендә Теләче муниципаль район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы җитәкчеләре, оешма, предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты.
Утырышның көн тәртибендә 8 мәсьәлә каралды.
Утырышта Теләче муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Яхин Р.Р., Теләче муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Мөбинов И.В., Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ю.И. Емельянов, Теләче муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Р.Ю. Трофимовлар чыгыш ясадылар.
Һәр мәсьәлә буенча тиешле карарлар кабул ителде.