Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.
Шәтке авыл китапханәсендә балалар өчен “Балачагым китаплары” дип исемләнгән яңа китаплар көне үтте. Балалар яңа китаплар күргәзмәсе белән танышып, үзләренә ошаган китапларны сайладылар. Яңа китаплар буенча китапханәче балаларны әдәби аукционда катнашырга чакырды. Аукцион сорауларына дөрес җавап биргән өч балага бүләкләр тапшырылды.