Бүген барыбыз да яхшы белә, катлаулы чорда яшибез. Илдә дә икътисади тотрыксызлык саклана. Шуңа бәйле рәвештә җинаятчелек тә, терроризмга да җирлек арта. Әлбәттә, кешеләрдән уяулык сорала. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Терроризмга нәфрәт” дип исемләнгән әңгәмә уздырдылар. “Чыннан да, бүгенге көндә "терроризм" төшенчәсе никадәр генә куркыныч булып яңгырамасын, бу сүз беребезгә дә ят түгел. Терроризм - аерым кешеләр яки төркем тарафыннан кешелеккә каршы көч кулланып эшләнелә торган иң куркыныч җинаятьләрнең берсе. Мондый куркыныч кешеләргә генә түгел, хәттә бөтен бер илгә янарга мөмкин .Авыл җирендә бар нәрсә күз алдында. Чит кешеләр, ят автомобильләр, гомумән, киеме, үз-үзен тотышы, аралашуы белән шик уяткан кешеләрне очратканда, кичекмәстән, район полиция бүлегенә хәбәр итүләрегез сорала” дип тәмамлады сүзен китапханәче катнашучыларга мөрәҗәгать итеп 10 февраль көнне Олы Мәтәскә авыл мәдәният йортында яшьләр белән узган очрашуда.