2022 нче ел Россиядә халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасны саклау елы.Әлеге уңайдан Күкчә авыл мәдәният хезмәткәрләре “Минем телем – татар теле» дип исемләнгән әдәби чара үткәрделәр. Бу чарада алар төрле милләт халыкларының авыз иҗаты: әкиятләре,риваятьләре, мәзәкләре,табышмаклары белән таныштырдылар. Шулай ук балаларга "Мәктәп укучылары өчен мәдәният" проекты турында сөйләнде. Әлеге проект өч блоктан тора: «Культпоход», «Мәдәни клуб» һәм «Цифрлы мәдәният». «Мәдәни клуб» блогында төрле илләрнең танылган артистлары язучылары турында да сөйләнде.