Муса Җәлил - әнә шундый исемнәрнең берсе. Бу исемне телгә алуга, аның кабатланмас шигырьләре һәм күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булган көрәше һәм эшчәнлеге күз алдына килеп баса. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен көрәшкән курку белмәс, үлемне ирләрчә каршылаган каһарман да. 15 февраль көнне Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга карата Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Гомерем минем моңлы бер җыр иде” дип исемләнгән батырлык сәгате узды. Китапханәче шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы турында сөйләде. Җәлил иҗат иткән шигырьләрне укучылар кычкырып укыды. Шулай ук Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде.