Февраль аенда Россия герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне билгеләп үтелә.

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Дөнья әдәбиятында шагыйрьләр күп, герой буларак, Муса Җәлил фашист лагерьларында язылган шигырьләре һәм җырлары, үлеме-батырлык белән танылган шәхес буларак билгеле. 15 февраль көнне Айдар авыл  мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Нәфис сүз"клуб берләшмәсе активистлары катнашында әдәби сәгать үтте, анда шагыйрьнең катлаулы биографиясе, аның иҗаты турында сөйләнде. «М.Җәлилнең Үлемсез юллары» исемле кычкырып уку чара барышында герой-шагыйрьнең шигырьләре һәм аның сүзләренә язылган "Җырларым"җыры яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International