Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 116 ел тулуга багышлап, Хәтер көне үтте. Без буген китапханәче Нигъмәтҗанова Х.Н. җитәкчелегендә шагыйрьнең шигырьләрен укыдык, китап күргәмәсе оештырдык, Муса Җәлилнең биографиясен искә төшердек. Аның тормышы- батырлык. Аның туган җиргә, кешеләргә мәхәббәт белән сугарылган шигырьләре миллионлаган кешеләрнең күңелендә саклана.Муса Җәлилне совет чоры кешеләре генә түгел, Европа, Америка, Азиядә яшәүчеләр дә үз итә. “Моабит дәфтәре” үлемсез китап. Ул- совет кешесенең чыдамлылык символы.