Февраль ае – хәрби-патриотик ай, батырлык ае.

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Теләче үзәк китапханәсендә патриот шагыйрь Муса Җәлилгә 116 ел тулу уңаеннан 5 сыйныф укучылары өчен “Җырым аша белсен халкым” исемле әдәби сәгать үткәрелде. М.Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырылып, шигырьләрен сәнгатьле уку оештырылды. Чара барышында Җәлилгә багышланган видеофильм күрсәтелде, викторина уенында укучылар бердәм  катнашып сорауларга актив җавап бирделәр.

    Укучыларга Әфганстан җирендә хезмәт иткән якташ  егетләребез турында мәгълүмат бирелде, бүгенге көндә армия сафларында хезмәт итүче егетләребез  искә алынды. “Солдат альбом”ын караганда укучылар армиядә хезмәт иткән әтиләренең, абыйларының фотоларын күреп, зур горурлык хисе кичерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International