26-27 февральдә «Теләче-Арена» боз сараенда 2011-2012 елгы малайлар арасында хоккей буенча «Корыч егетләр Кубогы 2022»турниры булып узды.
Уеннар нәтиҗәләре:
🥇1 урын - «Армада " ХК (Теләче), 1 урын өчен кубок, алтын медальләр, грамота һәм татлы кучтэнэчлэр белән бүләкләнде;
2 урын - «Серебряные Волки» ХК (Алабуга шәһәре), 2 урын өчен Кубок, көмеш медальләр, грамота һәм татлы кучтэнэчлэр белән бүләкләнде;
🥉3 урын - «Зилант» ХК (Казан), 3 урын өчен Кубок, бронза медальләр, грамота һәм татлы кучтэнэчлэр белән бүләкләнде.
Катнашканнары өчен «Стрела» (Казан) һәм «Олимп» (Мамадыш) командалары кубок, медальләр, грамота һәм татлы кучтэнэчлэр белән бүләкләнде.
Номинациядә статуэткаларга ия булдылар:
«Иң яхшы капкачы» - Толипов Роберт ХК "Стрела" (Казан)
"Иң яхшы сакчы" - Хасаншин Алмаз «Армада " ХК (Теләче)
«Иң яхшы ассистент» номинациясендә-Гатауллин Илдан «Зилант " (Казан)
"Иң яхшы һөҗүмче" - Вәлиуллин Марсель «Көмеш бүреләр» (Алабуга шәһәре)
«Иң яхшы снайпер» - Баймиев Юсуф ХК «Армада " (Теләче)
«Иң яхшы бомбардир» - Баймиев Йасин ХК «Армада " (Теләче)
«Иң яхшы уенчы "- Габдрахманов Тимур («Зилант " (Казан)
Теләче районының «Юность» спорт мәктәбенә 2011-2012 елгы малайлар арасында хоккей «Корыч егетләр 2022» Кубогына турнир оештыруда күрсәткән спонсорлык ярдәме өчен «Теләче корыч профильләре» ҖЧҖ директоры Ахваров Илнур Хәйдәр улына зур рәхмәт белдерделәр һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!!!