Олы Мәтәскә урта гомумбелем бирү мәктәбендә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы үткәрелде. Җыелышта Теләче районы үзәк хастаханәсе педиатры Исмагилова Рәшидә Мухаметхановна катнашты. Ул үз чыгышында ата-аналарга балаларны вакцинацияләү хакында аңлатты. Хәзерге вакытта вакцинация ясату - вирусны тоткарлауның иң ышанычлы юлы. Вакцинация ясаткан кешеләр коронавирусны җиңелчә уздыралар. Вакцинация ясатыр алдыннан, ата-ана ризалыгын яисә риза булмавын белдереп рөхсәт язуы тутырырга тиеш. Җыелышта шулай ук Интернет челтәрендә балаларның куркынычсызлыгы, кышкы-язгы чорда иминлек, "ТРда Балалар сәламәтлегенә, аларның физик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында" 71-ТРЗ номерлы Законны бозган өчен административ җаваплылык, цифрлы белем бирү платформалары, еллык йомгаклау аттестациясенә әзерлек мәсьәләләре каралды.