21 февраль - Халыкара туган тел көне-күпмилләтле тел мәдәниятен үстерүгә, аның күптеллелегенә ярдәм итү кирәклеге турында искәртә. 18 февраль көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә Туган тел көненә багышланган "Туган телем-минем киләчәгем,шатлыгым" дигән темага ачык диктант үткәрелде. Диктант дөрес язу, татар әдәбиятын белү, орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү белән кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән. Бу чара ел саен үткәрелә торган күркәм традициягә керде , анда яшь кешеләр дә, балалар да, өлкән яшьтәге кешеләр дә катнаша ала. Ана телен, әти-әни телен онытырга ярамый. Диктант язуда катнашучылар туган әдәбиятка ныграк тартыла, туган теленә тугры кала. Татарча диктант язуда 13 кеше бик теләп һәм күңел биреп катнашты, һәрберсе үзенә рухи байлык алды.