23 февраль - Ватанны саклаучылар көне, ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Ир-атлар арасында армиядә уңышлы, исән-имин хезмәт итеп кайткан көчле затлар да, киләчәктә Ватан алдында бурычларын үтәячәк егетләребез дә байтак. Ничек кенә булмасын, алар – безнең сакчыларыбыз, яклаучыларыбыз. Бу бәйрәмне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре дә бик зурлап үткәрделәр. 19 февраль көнне үткәрелгән мәдәни чара “Сез безнең өчен  терәк”-дип исемләнде. Безнең авылдан ике егетебез Әлфис Гыйльметдинов, Илмир Биккининнар  армия сафларында хезмәт итәләр. Бу кичә солдат хатлары уку һәм концерт номерлары белән үрелеп алып барылды. Тамашачылар һәрбер чыгышны алкышларга күмделәр. Кичә бик күңелле тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International