Юбилярны котладылар

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Шмелева Лидия Степановнага 90 яшь тулды. Шул уңайдан юбилярга Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәләре тапшырылды. Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова һәм Теләче авыл җирлеге сәркәтибе Лариса Шилякина Лидия Степановнага изге теләкләрен җиткереп, истәлекле буләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.

Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International