Халыкара китап бүләк итү көне - календарьдагы иң яшь бәйрәмнәрнең берсе.

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Ул китапны яратучыларны гына түгел, башка кешеләргә уку мөмкинлеге бирүчеләрне дә берләштерә. Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре инде икенче ел Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган акциядә катнаша. 14 февраль көнне алар китап укучыларга, әлеге көн белән таныштырып, китаплар бүләк итте. Китаплар арасында булган шигырьләр җыентыклары, әкиятләр, маҗаралы әсәрләр балаларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International