Шул уңайдан, Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында "И туган тел…" дигән бәйрәм булып узды. Чарада зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Бу бәйрәмдә милли уеннар, җырлар, шигырьләр бер- берсенә үрелеп барды. Олысы-кечесе бергә күңел ачты һәм туган телнең көчле, татлы, ләззәтле тел булуына, якынлыгына, газиз булуына инанды.