21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне без балалар белән төрле чаралар үткәрәбез. Быел да, 21 февраль көнне Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының тәрбиячеләре (Хазинурова Г.Р.,Хадиева Ф.Г.,Мубаракова Д.М.,Мингазова Г.Р.,Сафина Р.К.-муз.җитәкчесе) уртанчы, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек балалары белән Халыкара туган тел көненә багышланган музыкаль чара уздырдылар. Балалар табышмаклар,татарча җырлар, шигырләр, мәкальләрнең дәвамын әйтү, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Чарының ахырында күмәкләшеп “Туган тел”җырын җырладылар.