Максабаш башлангыч мәктәбендә Халыкара туган тел көненә багышланган “Тел – рухи дөнья көзгесе” исеме астында дәрестән тыш чара үткәрелде.

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Чараның максаты: укучыларда туган телгә һәм башка телләргә кызыксыну һәм хөрмәт тәрбияләү; укучыларның фикерләвен, иҗади сәләтләрен үстерү; туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Чара Татарстан гимны белән башланды. Китаханәче Мингазова Лилия Васил кызы укучыларыбызны тел яңалыклары, туган тел тарихы, мәкальләр һәм әйтемнәр белән таныштырды.

Дөньяның һәр теле өчен ана теле иң кадерле тел. Бу безнең балачак, гаиләбез, безнең җәмгыятьтә беренче аралашу теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәрберсе табигый мирас булып тора һәм без аны һичшиксез сакларга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International