Теләченең беренче номерлы балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, урамда спорт бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә балалар үзләренең әтиләрен, абыйларын, бабайларын чакырдылар, алар конкурсларда һәм эстафеталарда бик теләп катнаштылар. Татар халкының милли бәйрәмнәрен искә төшерү дә зурларда тәэсир калдырды. "Капкалы", "Тубәтәй", "Аркан тартыш" уеннарын балалар белән беррәтән әтиләр дә теләп уйнады. Балалар һәм ата-аналар үзара ярышып кына калмадылар, бер үк вакытта юл йөрү кагыйдәләрен дә искә төшерделәр.