Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең спортзалында укучылар өчен “Күңелле стартлар” ярышы үткәрелде. Ярышта “Очкын” һәм “Дуслык” җыелма командалары катнашты. Командалар төрле кызыклы конкурсларда катнаштылар: йөгерү, сикерү, үрмәләү, бәрәнге әрчү, төймә тагу кебек өлгерлек, җитезлекне күрсәтүче конкурслар.
“Очкын” командасы җиңү яулады. Ярышта җиңү яулау өчен физик яктан көчле булу гына аз икәнен укучылар аңладылар. Шул ук вакытта максатчанлыкка, ихтыяр көченә ия булырга, оешканлык, җитез булу һәм тапкыр булырга кирәк.
Ярышлар чын мәгънәсендә спорт, сәламәтлек һәм яшьлек бәйрәме булды.