Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да. Шагыйрь М. Җәлилнең тууына 116 ел тулу уңаеннан 15 февраль көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Йөрәкләрдә яшисең син, шагыйрь” дип исемләнгән шигъри сәгать уздырды. Катнашучылар шигырьләрен укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, “Җәлил рухы һәрчак күңелдә” күргәзмәсенә күзәтү ясалды”.
Шагыйрьнең биографиясе, шигъри иҗаты - Ватанга мәхәббәт һәм батырлык дөньясы. Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның тормыш юлы – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге булып тора.