2022 нче елның 1 нче мартында Теләченең «Батыр» спорткомплексында Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары укучылары арасында волейбол турнирының муниципаль этабы булып узды. Ярышларда Теләче, Үзәк, Алан, Югары Кибәхуҗа, Шәтке урта мәктәпләреннән егетләр һәм кызлар командалары катнашты.
Турнирны ачу тантанасында Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гиниятуллин Динар Сәет улы, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Карпова Наталья Владимировна, Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ибраһимов Зөлфәт Зөфәр улы катнашты.