Мәче-җирдә иң популяр йорт хайваннарың берсе.
Сауш авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре дә бу көнне игътибарсыз калдырмаска булдылар. Чарада 4 бала катнашты. Балалар мәчеләр турында курчак театрын карадылар, мультфильмнар, әкиятләр, хикәяләр искә төшерделәр. Балалар күңелле конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап бирделәр, үзләренең өй хайваннары турында хикәяләр белән уртаклаштылар һәм «Кошки-мышки»уенында катнаштылар.