1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Без барыбыз да наркотикларга каршы” исемле темага әңгәмә - сөйләшү үткәрделәр. Әңгәмәнең төп максаты: яшьләргә наркотикларның нинди зарарлы булуын аңлату, бу көннең килеп чыгу тарихы буенча мәгълүмат бирү. Яшьләр бик актив әңгәмәдә катнашып, анкета сорауларына җаваплар бирделәр. “Наркотиксыз дөнья” исемле күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, буклетлар урын алды.