Май чабу атнасының беренче көнендә саламнан һәм иске киемнәрдән чучело ясадылар, таулар һәм кар ныгытмалары кордылар, таганнар элделәр.
Хуҗабикәләр коймак пешерергә керештеләр. Беренче коймак белән мохтаҗ кешеләрне яки аз керемлеләрне сыйладылар. Калган коймак белән кунакларны һәм туганнарны сыйларга, һәм табын артында Май чабу бәйрәмен дәвам итү һәм алда торган ярәштерү турында фикер алышырга кирәк иде.Шул уңайдан
28 февраль көнне Ачы мәдәният йортында "Фантазия" балалар сәнгать мәктәбенең һәвәскәрләр берләшмәсе Май чабу курчагы әзерләделәр һәм борынгы гореф-гадәт буенча коймак белән чәй эчтеләр.