Алан авыл китапханәсе «Нина Павлованың китапларын укыйбыз» дип исемләнгән VI Төбәкара акциядә катнашты. Әлеге акция галим-биолог һәм балалар язучысы Н.М. Павлованың 125 еллык юбилее уңаеннан, аның иҗатын популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Акция кысаларында, китапханәче балаларны юбиляр-язучының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Н. М.Павлованың «Котята», «Бусинка», «На машине» әсәрләре укылды. Балалар китапханә сөйләгәннәрне игътибар һәм зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара ахырында балалар китапханәче биргән сорауларга актив җавап бирделәр һәм язучының башка әсәрләре белән дә танышырга теләк белдерделәр.