20 февральдә Шармыш авыл китапханәсендә Халык сәнгате һәм Рәсәй халыкларының матди булмаган мәдәни мирас елы һәм Халыкара Туган тел көне уңаеннан "Уку утравында маҗаралар сезне көтә" дип исемләнгән әдәби чара булып узды. “Почемучки” клубы балаларына китапханәче телнең мәгънәсе, тел байлыгын арттыруның мөһимлеге турында сөйләде. Моның өчен күп китаплар укырга кирәклегенә басым ясады. Балалар телне ямьсезли торган, чит илдән кергән сүзләр турында белделәр. Туган телләрен белү белән бәйле иҗади биремнәрне үтәделәр: текстта аңлашылмый торган сүзләрне табып, аңлатмалы сүзлектән мәгънәсен карадылар; мәкальләрдә орфографик хаталар табып, сүзләргә дөрес басым ясадылар. Балалар тел турындагы кызыклы сорауларга җавап бирделәр, тизәйткечләр әйттеләр һәм кроссвордлар чиштеләр. Чара "Тел - милләт җаны" мультимедиа презентациясе белән үрелеп барды һәм «Родной язык – дружи со мной» күргәзмәсенә күзәтү белән тәмамланды.