Олы Мишә балалар бакчасына йөрүче балалар уку елы дәвамында һәртөрле бәйгеләрдә катнашып киләләр.

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Бу көннәрдә чираттагы бәйгенең нәтиҗәсе билгеле булды. Хабибуллин Р. Һәм Галиуллин А.“Туган телем – серле тел” IX төбәкара интернет-бәйгедә үз яшьтәшләре арасында «Туган ягым – моңлы бишек» номинациясендә  мактау кәгазе белән бүләкләнделәр. Икесе дә якташ шагыйрьләребезнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Бәйгенең максаты - катнашучыларның иҗади сәләтен үстерү, татар халкы язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатын пропагандалау һәм тарату, балаларда сөйләм күнекмәләрен формалаштыру, туган телгә, мәдәнияткә һәм гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү,

сөйләм жанрының үзенчәлекле, талантлы башкаручыларын ачыклау, конкурста катнашучыларның сәнгать һәм артистлык сәләтләрен үстерүгә ярдәм итү иде.

Балаларның киләчәктә тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International