Мастер-класс уздырылды.

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Шармыш  авылы китапханәсендә Ватанны саклаучылар көненә котлау открыткалары ясау буенча "Әтигә бүләк ясыйм" дип исемләнгән мастер-класс уздырылды. Башта "Почемучки" клубына йөрүче балалар "Защитники России" китап күргәзмәсе белән таныштылар, анда Ватаныбыз армиясенең батыр үткәне турында китаплар тәкъдим ителде. Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды. Соңыннан катнашучылар әтиләренә матур бәйрәм открыткалары ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International