Спорт - сәламәтлек чыганагы.

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Максабаш авылы мәдәният йортында спорт белән бәйле чаралар даими үткәрелеп тора. Клуб берләшмәләренә йөрүчеләр шашка, шахмат, теннис кебек спорт төрләрендә бик теләп катнашалар. 26 февраль көнне Максабаш авылы мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәл теннисы ярышы үткәрелде. Авыл яшьләре арасында уздырылган әлеге ярышта һәркем үз көчен сынап карады. Җинүчеләр грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International