Без кошларны яратабыз!

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40лап төр кош очратырга була. Нинди кошлар көзен безнең якларда кыш үткәрергә калалар соң? Чыпчык, карга, тукран һәм башкалар. Тукран - урманыбызның гүзәллеге ул. Ул тырыш, хезмәт сөючән кош, алар агачларга гомер өстиләр.
Бездә кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәбез соң без?  Без аларга җимлекләр ясадык. 26 февраль көнне Караширмә авылында
"Без кошларны яратабыз!
Без кошларны ашатабыз!
Кошлар безнең кечкенә дусларыбыз!"
дигән тема астында су буенда экскурсия булып узды. Балалар кошларны саклау, аларны тукландыру турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International