Калашников автоматын җыю/сүтү һәм пневматик коралдан ату буенча ярышлар узды.

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Оборона-массакүләм һәм хәрби-патриотик  эш айлыгы  кысаларында  26 февраль көнне МБГБУ – Сауш төп мәктәбендә  Калашников автоматын   җыю/сүтү  һәм пневматик коралдан ату буенча  ярышлар  узды. Ярышта 7-9 сыйныф укучылары катнашты . Ярышларны үткәрү максаты - яшьләрдә актив гражданлык позициясе формалаштыру, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләү, укучыларны Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә хезмәткә әзерләү дәрәҗәсен һәм сыйфатын күтәрү, спортның хәрби-гамәли төрләрен популярлаштыру һәм үстерү, гражданнарны физик һәм рухи-әхлакый тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International